Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар янәшәдә

Яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләрнең бераз зиһене таралучан була. Сезнең бу халәтегездән мошенниклар файдалана күрмәсен! Алар кышкы «сезонга» алдан ук әзерләнгәннәр инде.

Бәйрәм алдыннан ук республика буйлап чәчләрне үрә торгызырлык очраклар теркәлде. Елның соңгы ике көнендә республикада яшәүчеләр мошенникларга 16,5 миллион сум акча күчергән, дип хәбәр итә ТР эчке эшләр министрлыгы. Әйтик, бер предприятиедә экономист булып эшләүче 44 яшьлек хатын-кызга «банк хезмәткәре» аның банк картасыннан акча салдырдылар дигәч югалып калган һәм 3 млн 100 мең сумын аферистларга күчереп куйган. Өстәвенә, зыян күрүче мошенникларны тыңлап акчасын төрле банкоматлардан күчергән.

Шундый шалтырату бер югары йорт укытучысына да булган. Ир-ат Казанның төрле районнарында урнашкан берничә банкомат аша 1 миллион сумын чит картага күчереп куйган. «Кешеләргә үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте белгече дип таныштырган жинаятьчеләр ялган юл белән акча салдыралар дип кенә түгел, алар исеменә кредит алып куюлары бар, дип «кисәтәләр». Моны булдырмас очен «ышанычлы» счетка күчерергә киңәш итәләр», диләр ведомствода. Шул рәвешле ялганчы банкирларга Казанда яшәүче бухгалтер хатын-кыз 835 мең, балалар бакчасы тәрбиячесе  400 мең сумга якын, республика үзәк  хастаханәсендә эшләүче 62 яшьлек акушер 292 мең сум акчасын күчергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники сак булыгыз