Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Мәскәү-Татарстан күпере"

Мәскәүдә Татарстан президенты катнашында үз эшләрендә уңышларга ирешкән яшь милләттәшләребез белән зур форум-очрашу узды. Чарада яшьләргә тормыш башларга кирәкле киңәшләр яңгырады. Русия башкаласында икенче тапкыр үткәрелгән "Мәскәү-Татарстан күпере" дип аталган яшьләр форумының максаты - Мәскәү һәм Мәскәү төбәгендәге яшьләр оешмаларын бер-берсенә якынайту, яшьләргә социаль шартларда яшәүне җиңелләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм...

Мәскәүдә Татарстан президенты катнашында үз эшләрендә уңышларга ирешкән яшь милләттәшләребез белән зур форум-очрашу узды. Чарада яшьләргә тормыш башларга кирәкле киңәшләр яңгырады.

Русия башкаласында икенче тапкыр үткәрелгән "Мәскәү-Татарстан күпере" дип аталган яшьләр форумының максаты - Мәскәү һәм Мәскәү төбәгендәге яшьләр оешмаларын бер-берсенә якынайту, яшьләргә социаль шартларда яшәүне җиңелләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм Татарстан белән эш берлегенә җәлеп итү диелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан бу чарада чыгышлары Татарстаннан һәм милләте татар булган танылган кешеләр катнашты һәм алар үзләренең уңышлары турында гына сөйләп калмадылар, бу уңышка китергән юллар турында уртаклашып, яшьләргә үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев