Шəhри Чаллы

“Музейда туй” проекты эшли башлады

Чаллы шәһәренең Туган як тарихын өйрәнү музеенда "Музейда туй" дигән кызыклы гына проект эшләп килә. ЗАГС бүлегендә язылышу тантанасыннан соң, туй мәҗлесенә кадәр калган буш вакытларын кызыклы һәм күңелле оештыру өчен яшь парлар ни генә уйлап тапмый. Бәйрәмне тагын да истә калырлык итү өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Чишмәгә...

Чаллы шәһәренең Туган як тарихын өйрәнү музеенда "Музейда туй" дигән кызыклы гына проект эшләп килә.

ЗАГС бүлегендә язылышу тантанасыннан соң, туй мәҗлесенә кадәр калган буш вакытларын кызыклы һәм күңелле оештыру өчен яшь парлар ни генә уйлап тапмый. Бәйрәмне тагын да истә калырлык итү өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Чишмәгә төшәләр, Гашыйклар күперенә барып йозаклар эләләр. Һәйкәлгә чәчәкләр салу күп кенә парлар өчен матур традициягә әйләнде.

"Музейда туй" проекты - әлеге истәлекле көнне онытылмаслык итү өчен тагын бер мөмкинлек. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чарага алдан заказ бирү кирәк. Ул ике ысул белән үткәрелә. Аның беренчесе экскурсия формасында уза. Килгән кунаклар музей белән танышалар, экспонатлар белән фотога төшәләр. Монда чыныннан бер дә ким булмаган "Мәхәббәт күпере", "Теләкләр агачы" бар. Икенче ысулны сайлаучы парлар өчен, бәйрәм атмосферасы тудырылган бик күркәм чара үткәрелә. Ул кияү белән кәләшне сынау максатыннан оештырылган төрле бәйгеләрдән, кызыклы викториналардан, чүлмәк вату кебек милли уеннардан гыйбарәт.

http://nabchelny.ru/news/25169

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: