Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнә килә, трамвай

Чаллыда иң уңайлы транспорт чарасы трамвай. Яңа шәһәрдә өстәмә линияләр төзелгәч, халык өчен тагы да яхшы булды. Моннан өч ел элек "Электротранспорт" ААҖ КАМАЗ милке иде, аны шәһәргә тапшыргач предриятие һәряклап үсә башлады: юллар төзелде, заманча вагоннар кайтты, яңа маршрутлар ачылды. Шәһәр арасында хәрәкәт итү трамвай идарәсенә отышлы булса да,...

Чаллыда иң уңайлы транспорт чарасы трамвай. Яңа шәһәрдә өстәмә линияләр төзелгәч, халык өчен тагы да яхшы булды. Моннан өч ел элек "Электротранспорт" ААҖ КАМАЗ милке иде, аны шәһәргә тапшыргач предриятие һәряклап үсә башлады: юллар төзелде, заманча вагоннар кайтты, яңа маршрутлар ачылды. Шәһәр арасында хәрәкәт итү трамвай идарәсенә отышлы булса да, заводлар тарафларына буш вагоннар белән йөрү киресенчә зыян салды.Заводларга баручыларны тәүлекләр буе махсус санадылар. Быелның 13 апреленнән "Электротранспорт" КАМАЗ заводларына йөрүне чикләде. Әммә автозавод җитәкчелеге эшкә бару-кайту өчен трамвайларны кабат йөртергә кирәк, дигән сорауны күтәрде. Эшлекле сөйләшүләр барышында автогигант һәм трамвайчылар килешүгә ирештеләр. Чыгымнарны каплау өчен КАМАЗ "Электротранспорт"ААҖгә ел ахрында 26 миллион сум акча түләргә тиеш. Әммә машина төзүчеләр 2017 ел ахрына кадәр 19 миллион сум гына түлибез диләр. Калган сумма турында әлегә ачыклык юк. Шунысы яхшы бу килешүдән һәр ике як та ота. Заводларга оештырылган төнге маршрутлар эшчеләргә бик уңайлы һәм ышанычлы.

Чаллыда трамвай хезмәтеннән көн саен12-13 мең кеше файдалана. Әле күптән түгел генә юл йөрү бәяләре дә артты, бер очка барган өчен 22 сум түләргә кирәк. Тагы шунысы мөһим Чаллы урамнарында җәен бөкеләр күп була, ә трамвайга андый куркыныч янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев