Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллы икътисадчыларын котлады

Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Икътисадчылар көненә багышланган чара узды. Икътисад тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан концерт программасы һәм тармакның иң яхшы вәкилләренә бүләкләр тапшыру тантанасы оештырылды.

Катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы – Россия Федерациясенең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Машина төзелеше комплексыннан тыш, шәһәрдә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре уңышлы үсеш ала. Төзелеш тармагы эре предприятиеләрдән тора, алар ел саен 350 кв.м. торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге мөһим объектлар, юллар һәм башкаларны төзиләр. Коронавирус йогышы таралуга бәйле объектив сәбәпләргә карамастан, Яр Чаллы үзенең тотрыклы социаль-икътисади үсешен дәвам итә. Шулай, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән продукция күләме узган елның шул ук күрсәткеченнән 40%ка артып киткән, КАМАЗ узган ел белән чагыштырганда 5 мең йөк машинасына күбрәк җитештергән.  
«Безнең шәһәр ил һәм республика белән бергә төрле чорлар узды. Социаль-икътисадый өлкәдәге барлык авырлыкларга карамастан, Яр Чаллы акыллы һәм талантлы идарәчеләр һәм икътисадчылар ярдәме белән ышанычлы аягында торды һәм үсте. Сез предприятиеләрегез, димәк, бөтен шәһәр икътисады уңышлы һәм тотрыклы булсын өчен барысын да эшлисез. Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә формаль булмаган якын килүегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең тәҗрибәгез һәм җаваплылыгыгыз, һөнәрегезгә тугрылык нәтиҗәсендә Яр Чаллы икътисады ышанычлы кулларда. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык, игелек һәм иң изге теләкләр телим! Сезне тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез – Икътисадчылар көне белән котлыйм!», – диде Наил Мәһдиев.
Барлыгы 18 кеше бүләкләнде. Алар арасында төрле оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, мәсәлән, «КАМАЗ», «РИАТ», «Домкор Индустрия», «Камский Бекон». һ.б. Икътисадчыларга РФ һәм ТР Икътисад министрлыгының Мактау грамоталары, ТР Икътисад министрлыгының Рәхмәт хатлары, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары, Башкарма комитетның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау