Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев чаллылыларга ачык хат белән чыгыш ясады

Хөрмәтле чаллылылар!

Мин, сез кебек үк, килеп туган хәлгә борчылам. Бөтен дөньяны колачлаган пандемия безнең шәһәргә дә килде. Мин сезне бу катлаулы вакытта бер-береңә ярдәм итәргә сорыйм. Без барыбыз да бер гаилә! Без шәһәребездә яшибез, эшлибез һәм иҗат итәбез һәм хәзер барыбызга да чиксез сабырлык кирәк.

Без көн саен республика җитәкчелеге белән эшлибез һәм ситуацияне хәл итү юлларын эзлибез. Аңлау бар. Безнең шәһәр – илнең эре сәнәгать үзәге. Республика язмышы Чаллының иминлегенә һәм финанс тотрыклылыгына бәйле.

Горурлык белән әйтәбез: шәһәр бюджетының 30%ы кече һәм урта бизнес предприятиеләрен формалаштыра һәм без бу күрсәткечләр элеккегечә калсын өчен тырышабыз.

Бизнесның югалтулары аз булсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Инде ресурсларны саклау компанияләренә, банкларга мөрәҗәгать иттек. Безгә резервлар табарга һәм билгеле бер карарларга чыгарга кирәк. Безнең бурыч – коллективларны саклап калу.

Тагын бер кат үзегезне һәм якыннарыгызны саклау өчен чаралар күрүегезне сорыйм. Кризис мәңге дәвам итмәс. Тормышыбыз гадәти ритмга тизрәк әйләнеп кайтсын өчен, без көчебездән килгәннең барысын да эшли алабыз.

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев