Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев чаллылыларны Изге Пасха белән котлады

Хөрмәтле православие динендәге шәһәрдәшләр,

Сезне чын күңелдән Изге Пасха көне белән котлыйм!

Пасха – тормышның мәгънәсе турында уйланырга, җәмгыятьтә төп кешелек кыйммәтләренең ни дәрәҗәдә актуаль булуын аңларга этәрә торган иң шатлыклы һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе.

Православие диненең меңьеллык традицияләре безнең илнең мәдәни мирасының аерылгысыз өлешенә әверелде. Бу көнне Чаллы шәһәренең күпмилләтле халкының рухи бердәмлеге аеруча ачык чагыла, аның нигезендә уртак тарихи, мәдәни һәм дини мирас ята. 

Пасха бәйрәме чаллылыларга бик кадерле. Йорт җылысы, туганнар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулы бәйрәм атмосферасы, кайсы милләт һәм дин кешесе булуына карамастан, барысын да үзенә җәлеп итә. Табигатьнең язгы уянуы кешеләрнең йөрәгендә шатлык һәм киләчәккә якты өмет тудыра.

Бу бәйрәм һәр гаиләгә иминлек, үзара аңлашу, мәхәббәт һәм татулык алып килсен!

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, игелек һәм барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим!

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар!

Изге Пасха көне белән!

Н. Г. Мәһдиев,

Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев