Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Немецлардан үрнәк алырлык

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Татарстан делегациясе составында Германиядә булды. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Наил Мәһдиев эшлекле сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Татарстан вәкилләре Германиядә өч көн булып, истәлекле урыннар белән таныштылар, Саксония һәм Тюренгиядә сәнәгать предприятиеләрен, университет һәм клиникаларны карадылар. "КАМАЗ" вәкилләре белән бергә автомобиль заводында Евро-6 двигателе җитештерү белән таныштылар. Делегация космик тармакта эшләүче предприятиеләрдә дә булды. Тюрингиядә татарстанлыларга Йена медицина үзәген күрсәттеләр. Бу медицина үзәге белән БСМП нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе логистика системасын әлеге үзәк белән берлектә эшләде, моннан тыш, Германиядәге коллегалары БСМП сантарларын урын өстендәге авыруларга ярдәм күрсәтү, аларны бер җирдән икенче җиргә күчерү технологояләренә дә өйрәттеләр. " Сәламәтлек саклау өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне дәвам итү нияте бар. Немецлардан күп нәрсәләргә өйрәнергә була!" - диде Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев