Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ничә еллар бәйгене күзәтеп бардым, быел гына катнашырга кыюлыгым җитте”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Гүзәл Хәкимова

Гүзәлгә 23 яшь. Педагогия көллиятенең музыка факультетын уңышлы гына тәмамлаган. Мәскәү сәнгать институтында белем ала, хәзерге вакытта исә академик ялда.

“Мин балачактан ук шундый иҗади, актив булып үстем. Төрледән-төрле түгәрәкләргә йөри идем. Монда вокал да, сәнгать һәм музыка мәктәпләре, кул эшләре кебекләре бар иде, – дип сөйләде безгә Гүзәл. – Әле мин тагын музыканы төрле яклап яратам. Музыка коралларында уйныйм, үзем музыка язам, хәтта үзем язган берничә җырым да бар”. 
Моннан тыш Гүзәл Россия, республикакүләм музыка бәйгеләре, “Талантлы шәһәр” шәһәрара конкурслары лауреаты, “Чаллы топ 13” проекты җиңүчесе дә әле!
– Сабан туе гүзәле булу, әлеге бәйгедә катнашу – минем балачак хыялым. Ничә еллар дәвамында конкурсны карап бардым, әле менә быел гына катнашырга батырчылык иттем. Бу конкурста үземнең сәләтемне иң югары дәрәҗәдә күрсәтергә дигән максат куйдым. Алай да нинди генә бәйге, чара булмасын, иң мөһиме – үзем белмәгән әйберләргә өйрәнү дип саныйм. Безнең белән хәзерге көндә менә дигән җитәкчеләр, педагоглар эшлиләр. Безгә шулкадәр ышаныч тудыралар, тырышлык, эшкә сәләтлелек, бер-береңә хөрмәт белән карау кебек мөһим сыйфатлар тәрбиялиләр – болар барысы да чиксез хәзинә булып тора. “Мин татар хатын-кызы” дип горурланып, күкрәк киереп әйтүне бер асыл итеп куялар. Бу шулай булырга тиеш тә! Татар кызы икәнебезне әллә каян белеп, танып торсыннар! – дигән фикерләре белән бүлеште безнең белән “Сабан туе гүзәле – 2021” шәһәркүләм бәйгесе катнашучысы Гүзәл Хәкимова. 

Р.S. Тавыш бирү 16 июнь, сәгать 12гә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. Кызларны үз тавышыгыз белән сөендерергә ашыгыгыз! 

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу