Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

НТВ телеканалында автоузышчылар турында “Мастер” фильмын күрсәтә башлыйлар

Бүген, 15 июньдә, НТВ телеканалында “КАМАЗ-мастер” легендар командасы турында “Мастер” исемле фильмны күрсәтә башлыйлар. Сериалны үткән җәйдә төшергән иделәр.

Картинада төп рольләрне башкаралар: Россиянең халык артисты Сергей Шакуров, Россиянең атказанган артисты Анатолий Белый, Игорь Петренко, Антон Васильев, Макар Запорожский, Линда Лапиньш, Аристарх Венес һәм Никита Павленко. Шулай ук сериалда Россиянең атказанган артисты Олег Филипчик, Ксения Лаврова-Глинка, Ангелина Поплавская, Ингрид Олеринская һәм «КАМАЗ-мастер» пилотлары Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов уйныячаклар. 
Бүген НТВ телеканалында “Мастер” фильмының 2 сериясен күрсәтәчәкләр. Барысы бергә картинада 12 серия. Башлана 21.15тә.  

 

Фото: filmpro.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз-мастер