Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч автобус штрафстоянкада

Бүгенге көндә Чаллыда юл иминлеген тәэмин итүгә багышланган ике операция гамәлдә - “автобуслар” һәм “җәяүлеләр” ункөнлеге.

“Әлеге ункөнлекләрдә шәһәр транспорты, вахта, гомумән барлык автобуслар да тикшерелә. Мисал өчен кичәге рейдта 3 автобус штрафстоянкага озатылды. Алар техник яктан төзек булмаган. Шулай ук операция барышында техниканың һәм йөртүченең документлары да тикшерелә. Моннан кала 13нче июньнән җәялеләр ункөнлеге дә башланып китте. Аның барышында җәяүлеләргә аеруча зур игътибар бирелә. Юл кагыйдәләре үтәлеше тикшерелә. Шулай ук машина йөртүчеләр белән дә эш алып барыла, җәяүлеләргә юл бирү, ихтирамлы булу сорала. Мәктәп лагерьларында, балалар бакчасында да очрашулар уздырабыз. Бу балаларның җәйге ялларын хәвеф-хәтәрләрсез итү нияте белән башкарыла. 5 ай эчендә генә дә балалар катнашында 47 юл һәлакәте булды. 1 бала үлде, 50се төрле тән җәрәхәтләре алды. Шуларның 32се җәяүле буларак һәлакәткә юлыккан.

Велосипедчылар катнашында 4 авариянең 3 очрагында да велосипед белән идарә итүче үзе гаепле. Әйтергә кирәк 14 яше тулмаган балалар юлларда велосипедта йөрергә тиеш түгел. Алар тротуарларда һәм паркларда гына йөри ала,” - ди пропаганда бүлегенең өлкән инспекторы Рүзил Заһидуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев