Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өчәү су коенырга киткән җиреннән үзе генә кайта: кулында әтисенең һәм абыйсының киемнәре була (ФОТО)

Питрәч районының “Алмагач” дигән бакчалар тирәсендә Мишә елгасында әтисе һәм улы батып үлгән. Коткаручыларга бу хәбәр кичә 12 июль көнне кичке унда килеп ирешә. 49 яшьлек ир-ат кичке якта ике улы белән су коенырга киткән.

Берзаман кече уллары әтисенең һәм абыйсының киемнәре белән өйгә кайтып керә.   Малай сөйләвенчә, 15 яшьлек абыйсы бата башлаган. Аны коткарырга әтиләре ашыккан. Әмма икесе дә кире судан чыга алмый. Әйтергә кирәк, бу урыннар су коену өчен каралмаган. 

Билгеле булганча, әтисе һәм олы улы күз уңыннан югалып, сәгать ярым вакыт узуга хәвефле хәл турында МЧСка хәбәр итәләр. Коткаручылар фаҗига булган урынны тикшерә башлый. 15 яшьлек малайның гәүдәсен иртәнге җидедә генә табалар. Әтиләрен эзләү һаман да дәвам итә... 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев