Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өченче буын университеты яңа уку елын ачуга әзерләнә

Яр Чаллыда 8 сентябрьдә Өченче буын университетында 14 нче уку сезоны ачыла. Чара НГПУның актлар залында узачак.

Чыгарылыш укучылары-пенсионерлар үз картиналары күргәзмәсен тәкъдим итәчәкләр, теләүчеләр өчен учреждение территориясендә скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Холлда гаризалар кабул итү дәвам итәчәк.
Гаризалар сентябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк, аны 7/20 вахтасында яки 32/17 (ПФР клиент хезмәтендә) бирергә мөмкин. Укырга керү мөмкинлегенә эшләмәүче пенсионерлар - 55 яшьтән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән ир-атлар ия. Якынча 700 кеше җыю планлаштырыла.
Өченче буын университеты «Компьютер грамоталылыгы нигезләре», «Планшетта һәм смартфонда эшләү», «Пенсионерның финанс грамоталылыгы», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Бакчаны төзекләндерү. Дизайн», «Психология нигезләре», «Туган як тарихы», «Мәдәният һәм мәгариф», «Инглиз теле», «Татар теле», «Хокукый белемнәр мәктәбе» юнәлешләре буенча укырга чакыра.
Университетта иң популяр курслар арасында - компьютер грамоталылыгы, планшетта һәм смартфонда эшләү, инглиз теле, финанс грамоталылыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше. Финанс грамоталылыгы курслары пенсионерларны кибермошенниклар алдау очракларыннан соң аеруча популярлашты.  
Мәгълүматләр өчен телефон: 8-937-594-06-91

http://nabchelny.ru/ Фото: golos-buryatyi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация пенсионер

2
X