Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өченче кар саклау урыны ачылды

36 мең рейс кар чыгарылган.

Бүгенге көндә шәһәр проспектларын һәм ишегалларын 250 техника һәм 1200 кеше кардан чистарта.  Кышкы сезон башланганнан бирле шәһәрдән 36 000 рейс 500 мең куб метр кар махсус урынга чыгарылган. Бүген Төзелеш «проезд»ында өченче кар саклау урыны эшли башлады. «Быелгы кыш катлаулы булды. Декабрьдә айлык нормадан –1,5 тапкыр, гыйнварда – 2 тапкыр, ә февральнең беренче ункөнлегендә айлык нормадан артык кар яуды. Кар бушатырга килгән йөк машиналарының чиратын киметү һәм тагын бер мәйданда бу эшне оештыру максатыннан өченче кар саклау урыны ачарга  булдык», – диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов.

Шәһәрдә кар эретү машинасы алу буенча эш дәвам итә.

Фото шәһәр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев