Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән буын чаллылылар өчен спорт бәйрәме узды

Өлкән буын вәкилләре, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм вирус инфекцияләре таралуны профилактикалау чараларын истә тотып, үткәрелгән чарада актив катнаштылар.

Катнашучыларны Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин сәламләде.
Бәйрәм традициягә әверелде, чаллылыларның өлкән буыны гер спорты, кул көрәше, төзлек, дартс, ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карады. Катнашучылар барлык биремнәрне дә, яшьләргә үрнәк күрсәтердәй, бик җиңел үтәделәр.
Саф һавада уздырылган бәйрәм җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт пенсионер