Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ОСАГО тарифлары арта

ОСАГОның төп тариф коридоры 26 процент өскә һәм аска киңәйтеләчәк.

13 сентябрьдән ОСАГОның база тарифлары үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Банкының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза https://vatantat.ru.

Тиздән ОСАГОның төп тариф коридоры 26 процент өскә һәм аска киңәйтеләчәк.

Җиңел автомобильләр өчен тарифның база ставкасы диапазоны 1646-7535 сум тәшкил итәчәк, җәмәгать транспорты өчен тариф чикләре ике якка да 17,8% киңәя.

Запас частьләргә бәяләр арту сәбәпле (ә иң «бәрелә торган» детальләрнең бәяләре уртача 28,7% ка арткан) яңа тарифлар авариягә очраган кешеләр өчен иминиятләштерү бәясен күтәрү хисабына күпкә отышлырак шартлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтә Үзәк банк.

Соңгы тапкыр Россия Банкы тариф коридорын ике якка да 10% ка киңәйткән. Бу 2020 белән чагыштырганда, 2021 елда уртача ОСАГО премиясенең 1,85% үсешенә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт