Өшү куркынычы арта
Яңалыклар тасмасы

Өшү куркынычы арта

Бу хакта синоптиклар хәбәр итте.

Татарстанда 12-15 декабрь көннәрендә җил көчәю көтелә. «Температура түбән булганда ул өшү һәм туңу куркынычын арттыра», - дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Бүген төбәктә җилнең көньяк-көнчыгыштан исүе көтелә. Төнлә аның тизлеге урыны белән 14 м/с, ә көндез 15-17 м/с ка җитәргә мөмкин. Төнлә һәм иртән һава температурасы -18..-23 градус, ә көнчыгыш районнарда -25..-30 градус тәшкил итә. Көндез -14..-19 градус фаразлана, көнчыгышта кабат салкынрак булачак: -22 градуска кадәр.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы сак булыгыз салкыннар

Нет комментариев