Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Перчаткаларда – гашиш

Яр Чаллы ЮХИДИ хезмәткәрләре Алабуга шәһәреннән килүче пассажир автобусында наркотикларны таратучыны тоткарлаганнар. 24 яшьлек Алабуга районы егетендә 800 граммга якын гашиш табып алынган.

Автобусны автокаланың контроль-пропуск пунктында туктатып тикшергәннәр. Салондагы пассажирларны карый башлагач, ЮХИДИ хезмәткәрләре сәер дип күренгән перчаткаларга игътибар иткәннәр. Аларны тикшерә башлагач, алар эченә тыгыз матдәләр белән тутырылган сигез кап алынган. Соңыннан экспертиза күрсәткәнчә, аларда 787 грамм гашиш булган. Моннан тыш перчаткалар хуҗасында ике телефон һәм 99 мең сум акча да табылган. Яшь егет автокалага наркотикларны тарату максаты белән килүен таныды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатлыган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев