Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Перинаталь үзәктә ел башыннан 6 000 нче бала туды

Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә ел башыннан алты меңенче бала туды.

Алабугадан килгән йөкле хатын 12 ноябрь көнне 22:15 сәгатьтә  3412 грамм авырлыктагы һәм 54 сантиметрлы малай тапты. Дөньяга килгән бу малай - гаиләдә беренче бала.  Яңа туган баланы кабул итеп алу кебек мактаулы миссияне табиб акушер-гинеколог Любовь Яськова башкарды. Сүз уңаеннан, узган ел 6000 нче бала табу 13 декабрьдә узган. Шунысы кызык: яңа туган балалар арасында ышанычлы җиңү малайлар ягында. Әйтик, 2021 елның 10 аенда 3070 малай һәм 2937 кыз туган.
КБМҮнең Перинаталь үзәгендә туучылар санының артуы күзәтелә дип әйтеп була. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда быелның 10 аенда биредә бала табулар саны 606га артыграк булган. Димәк, чит шәһәрләрдән Чаллы перинаталь үзәген бала табу урыны буларак сайлаучы хатын-кызлар саны артканнан-арта. КБМҮ Перинаталь үзәгенең куәте төрле дәрәҗәдәге - түбән һәм уртача, шулай ук югары куркыныч дәрәҗәсе булган пациентларга да бала табу мөмкинлеген бирә һәм җитлекми туган сабыйларны тернәкләндерә.

http://nabchelny.ru/      Фото: ss-mebel.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: перинатальный центр