Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Песков QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту күздә тотылмавын әйтте

QR-кодларның гамәлдә булу вакыты үзгәрү техник эшләр белән бәйле.

РФ Хөкүмәте коронавируска каршы прививка ясаткан һәм әлеге чирне кичергән кешеләр өчен QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскартуга бәйле мәсьәлә хакында фикер алышмады, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары элегрәк QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту турындагы мәгълүматны кире каккан иде. Әлеге министрлыкларның вәкилләре аларның коронавируска каршы прививка ясатканнан соң бер ел гамәлдә булачагын искәртте.
QR-кодларның гамәлдә булу вакыты үзгәрү техник эшләр белән бәйле. Ведомстволарда барлык кимчелекләр дә төзәтеләчәк, ә QR-кодлар яңадан торгызылачак дип ышандырдылар.
«Юк, әлеге уңайдан бернинди фикер алышулар да үткәрелми», - диде Песков вакцинация турындагы сертификатларның гамәлдә булу вакытын кыскартырга җыеналармы дигән сорауга җавап биреп.
Ул билгеләп үткәнчә, Дәүләт хезмәтләре порталының платформасы даими рәвештә камилләштерелә һәм аның функционалы киңәйтелә. Бу исә кайчагында системада өзеклекләр китереп чыгарырга мөмкин.

Фото: tvcenter.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус