Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Питрау бәйрәменең программасы билгеле. Төп кунак кем?

Бәйрәмнең махсус чакырылган кунагы - Салават Фәтхетдинов.

16 июль көнне Мамадышның Җөри авылы Тырлау аланында керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау егерме дүртенче тапкыр уздырылачак. 

Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире, ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Степан Спиридонов бәйрәмнең төп кунагы итеп, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чакырылуын әйтте.

Бәйрәм программасы:

16:00 – «Айбагыр» балалар мәйданчыгы

17:00 – Ат чабышлары «Чаптар», Җөри җәрминкәсе «Тырлау», Зур сәхнәдә «Питрау җыры»

18:00 – Питрау Җыены ачылышы, түгәрәк уен

19:00 – Мәйданчыклар эше:

Үзәк мәйданда «Питрау уеннары»

Суда уеннар «Күңел ачу»
Керәшен җорт-җире «Туганайлар»
«Туганнар җырлашуы» мәйданчыгы
Бәйрәм күрке «Керәшен чибәре», «Көрәш батыры»
«Димче» танышу аланы
«Алан» табигать бүләкләре
«Тәпи чишмәсе» җырулары
Керәшен сые «Тәбикмәк»

Яшьләр мәйданы «Җәшләр җыены»
23:00 – Учак янында уеннар «Арулану учагы»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев