Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Политолог: Россия Конституциясенә төзәтмәләр пенсиянең бердәм системасын беркетә

Сергей Марков фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр Россиянең социаль дәүләт статусын ныгытырга тиеш.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр пенсиянең бердәм системасын беркетә. Бу илнең статусын социаль дәүләт буларак ныгыта, дип белдерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры Сергей Марков, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

"Шулай итеп Россиядә һәркем үзе пенсиягә җыя торган система чыгарылды, ягъни тупланма модель системасы", - дип билгеләде ул. Төзәтмәләрдә булган тагын бер мөһим вакыйга дип, политолог, дәүләтнең медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүне үз өстенә алуын атады.

"Миңа калса, бу коронавируслы вәзгыять АКШ кебек илләр барган юлның тупикка илтүен күрсәтте. Бу бик бай илләр, ләкин алар гомуми дәүләткә теләктәшлекне түгел, ә иминият медицинасы системасын сайладылар. Бу ни өчен АКШның дөнья эпидемиясе үзәкләренә әверелүе факторларының берсе", - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев