Шəhри Чаллы

Порталда - яңа хезмәтләр

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы өчен 70 яңа дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр эшли башлады.

Ел ахырына кадәр тагын 44 хезмәт электрон рәвештә гамәлгә ашырылачак. ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, Татарстан Дәүләт хезмәтләре сайтында капиталь төзелеш объектларын төзүгә рөхсәт алу, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу, каникул вакытында баланың ялын оештыру өчен гариза бирү, квалификация тестларын (педагоглар өчен) үткәрү, җиңел машинада (таксида) пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт бирү, дәүләт урман реестрыннан өземтә бирү кебек яңа хезмәтләр барлыкка килгән. Октябрь-ноябрь айларында порталда – 40, декабрьдә тагын 4  яңа электрон хезмәт күрсәтү гамәлгә кертеләчәк. 
 

Фото: kai.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: