Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радий Кадиков: «Койма куеп, штраф сугуга калдык»

Бүген хакимият бинасында юл йөрү иминлеге буенча муниципаль комиссия утырышы узды.

Ул Чаллының баш автоинспекторы Радик Кадиков чыгышы белән башланды. Докладта Чаллы буенча юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кеше гомере өзелгән 11 очрак каралды. Шуларның 5се машина йөртүчеләр булса, калганнары җәяүле һәм велосипедчылар. Алар арасында 1 бала да бар.

"Барлык 11 үлем-китем дә элементар кагыйдәләрне үтәмәү аркасында. Шул ук куркынычсызлык каешларын эләктермәү, юлларны тиешле урында, рөхсәт ителгән төскә чыкмау һәм юлны кичкәндә велосипедтан төшмәү нәтиҗәләре. Соңгы очракны гына алыйк. Чулман проспектында бер хатын-кызны артка чигүче машина бәрдерде. Җәяүле тиешсез урында юлны аркылы чыгарга теләгән. Ә бит янәшәдә генә, хәтта ике урында, җәяүлеләр юлы бар", -/диде баш автоинспектор. 

Әлеге хәлдән соң бу урынга - "Алан" сәүдә үзәге каршындагы Чулман проспекты буйлап, ике яклап та, тимер коймалар урнаштырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә монда даими тора. Тик моңа карамастан, кайберәүләр гомерләрен ничек куркыныч астына куеп йөрсә, шулай дәвам итә. Койма төгәлләнгән җирдән, борылыш (разворот) аша йөри башлаганнар.
"Монда тәртип бозучыларның бөтенесе диярлек олы яшьтәге кешеләр. Алар бит үзләре балаларны кагыйдә бозмаска өйрәтергә тиеш. Инде менә  койма тотып, штраф сугуга калдык", - ди Радий Кадиков.

Тиешсез урында автомобиль юлын кичкән өчен 500 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев