Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Равил Галиевның балалары кем булырга тели?

Равил Галиевның балалары кем булырга тели?

Татарстанның халык артисты Равил Галиев хатыны Ландыш белән ике бала тәрбияләп үстерде. Сәйдәш бүгенге көндә Казан аграр университетының өченче курсында укый. Бәләкәй чагында гитарада уйнап җырлый, шигырьләр дә яза иде. 

«Хәзер улыбыз җырламый. Гитарада, пианинода уйный. Укудан бушаган вакытларын тулысынча шаяннар һәм тапкырлар клубына багышлый, чөнки ул университетның КВН командасы капитаны», – ди Равил Галиев.

Галиевларның төпчекләре Әминә исә биергә ярата. Ул «Каверденс» ансамблендә бии. Үзенең төркеме бар. Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның унынчы сыйныфында укыса да, ул инде укытучы булып эшли. Зариповларның бию мәктәбендә үзенең төркеме бар. Балаларны биергә өйрәтә. Үзе укудан соң, репетицияләргә йөри. Казан, Чаллы, Ижау шәһәрләрендәге конкурсларда катнаша. 
Әтисе әйтүенчә, Әминә хореография укытучысы булырга хыяллана. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев