Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Республикабызда ислам банкы булачак

Ислам банкингын Татарстанда башлап җибәрү турында беренче килешүләр сентябрьдә үк төзеләчәк.

Русия Саклык банкының Идел-Нократ бүлеге рәисе Петр Коптылин Татарстанда ислам банкингын үстерүдә катнашырга нияте булуын раслады. Бу хакта Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Быел май аенда Ислам үсеш банкы ислам банкингы өлкәсендә үзара аңлашу турында ВЭБ, "Татфонбанк", Саклык банкы белән килешү төзегән иде.Бүген Татарстанда "Амаль" финанс йорты, "Партнерлык банкинг үзәге" ислам кагыйдәләре буенча хезмәт күрсәтеп килә. Ислам банкингы - ул шәригать кушканча финанс хезмәте күрсәтү. Аерым алганда, ислам процентлар белән акча алуны яки бирүне тыя.Банк даирәләре ислам банкингын Русиядә (шул исәптән Татарстанда да) кертү турында күптән белдереп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев