Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рифкать Миңнеханов яңа вазифага билгеләнде

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе итеп Рифкать Миңнеханов билгеләнде. ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте. Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясенә шулай ук "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын...

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе итеп Рифкать Миңнеханов билгеләнде.

ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте. Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясенә шулай ук "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ да кергән. Искә төшерик: 1997 елдан алып 2016 ел августына кадәр Рифкать Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ җитәкчесе вазифаларын башкырды. 8 августта Рифкать Миңнеханов рапорт язуы һәм штаттан чыгуы турында хәбәр итте. "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе 2012 елда ТР министрлар Кабинеты карары нигезендә оешкан. 2014 елдан аны Әнәс Адыев җитәкләп килгән. Хәзер ул директор урынбасары вазифаларын били. "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ җитәкчесе Ислам Галләмов та Рифкать Миңнехановның урынбасары булачак.

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17069

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев