Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ришат Төхвәтуллин суд юлын таптый, 5 миллион түләмәгәе…

Татарстан Арбитраж судында шәхси эшмәкәр Гадел Гозәеровның Ришат Төхвәтуллинга дәгъвасы тикшерелде. Гозәеров Ришат Төхвәтуллиннан авторлык хокукларын бозган өчен 50 мең сум күләмендә компенсация түләттерүне таләп итте. Ришат әфәнде "Тыңлачы, сандугач" җырын әлеге әсәргә хокукы булган Гозәеровтан рөхсәт алмыйча башкарган. Популяр җыр тирәсендәге бу ыгы-зыгы ничек хәл ителгән соң? ТӨХВӘТУЛЛИННАН -...

Татарстан Арбитраж судында шәхси эшмәкәр Гадел Гозәеровның Ришат Төхвәтуллинга дәгъвасы тикшерелде. Гозәеров Ришат Төхвәтуллиннан авторлык хокукларын бозган өчен 50 мең сум күләмендә компенсация түләттерүне таләп итте. Ришат әфәнде "Тыңлачы, сандугач" җырын әлеге әсәргә хокукы булган Гозәеровтан рөхсәт алмыйча башкарган. Популяр җыр тирәсендәге бу ыгы-зыгы ничек хәл ителгән соң?

ТӨХВӘТУЛЛИННАН - 50 МЕҢ СУМ!

Җырның сүз авторы - Илдар Юзеев. Аның мирасчысы - Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев белән Рәшит Ваһапов фонды арасында 2015 елда өч елга килешү төзелә. Шул килешү нигезендә, Салават Юзеев фондка "Тыңлачы, сандугач" җырына хокукларын бирә. Тегесе, үз чиратында, моның өчен Салават Юзеевка 22 мең 989 сум акча түли. Инде 2016 ел башындагы яңа килешүдә исә, Рәшит Ваһапов фонды шәхси эшмәкәр Гадел Гозәеровка "Тыңлачы, сандугач" әсәренә булган бөтен хокукларны тапшыра. Ягъни Гозәеров бу әсәрне башкара, күрсәтә, тәрҗемә итә, яңгырата, хәтта үзгәртә ала. Шуның өчен Рәшит Ваһапов фондына Гозәеров 100 мең сум акча бирә.

Гадел Гозәеров - сәхнә остасы түгел, аның төп эшчәнлеге журналлар нәшер итүгә бәйләнгән. Ул "Белый ангел" туйлар журналы чыгара, шулай ук "Авторитет" юридик оешмасын җитәкли. Алабуга районының Зур Качкын җирле үзидарәсендә ЛДПР партиясеннән депутат булып тора.

Күп тә үтми, 2016 ел­ның 5 апре­лендә Гозәе­ров Ришат Төхвә­туллинны үзенең әлеге җырга булган хокукын бозуда гаепләп, компенсация таләп итеп, Арбитраж судка мөрәҗәгать итә.

Тиздән суд көне дә килеп җитә. Гозәеров биредә дәгъвасын бераз үзгәртә, "Тыңлачы, сандугач"ны Ришат Төхвәтуллин, гомумән, башкармасын", ди. "Әсәргә булган хокукым бозылды, бу җырны Төхвәтуллин миннән рөхсәт алмыйча башкара", - ди һәм дәлил рәвешендә диск һәм концерт билетларын күрсәтә. Җавап бирүче якның вәкиле исә, дәгъваны кире кагып, Рәшит Ваһапов фондының әлеге җырга бары тик аерым лицензиясе генә булуын, җырны Гозәеровка тулысынча тапшыра алмавын ассызыклый. Җитмәсә, Илдар Юзеевның бердәнбер автор булмавына да басым ясый. Ришат Төхвәтуллин көй авторы Рәис Ханнанов белән килешү төзегән һәм "Тыңлачы, сандугач"ны ике ел буе лицензия хокукында башкара ала икән.

Композитор Рәис Ханнанов та бу бәхәстә үз фикерен белдерә. Әлеге җырның ике автор хезмәте булуын, әмма аның бары тик Ришат Төхвәтуллин башкаруында гына таныла алуын, шул сәбәпле өч кешенең уртак иҗат җимешенә әйлә­нүен әйтә ул. Жавап тотучы як Гозәеров үзе җыр авторының хокукын бозган, диешәләр. Гражданлык кодексы нигезендә, әгәр дә әсәр бүленмәс бербөтен икән, автор­ларның берсе генә аны башкаруны тыя алмый.

ТИКШЕРӘ ТОРГАЧ…

Арбитраж суд һәр якның дәлилен тыңлап, өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килә: "Тыңлачы, сандугач" музыкаль җыр булып туганчы ук шигырь булган. 1997 елда басылып чыккан, китапка кертелгән. Закон нигезендә, әсәрне тудыручылар тигез хокуклы авторлар саналсын өчен, икесе дә бердәм рәвештә көч түккән булырга тиеш. Ягъни, Илдар Юзеев әлеге шигырьне Рәис Ханнанов белән бергә язса гына автордаш саналыр иде. Ә "Тыңлачы, сандугач" шигыре музыкага бары тик 2009 елда гына салына. Димәк, автордашлык турында килешү булмый. Әдәби әсәр һәм музыкаль әсәр икесе ике вакытта иҗат ителү сәбәпле, Ханнанов белән Юзеевны автордашлар дип әйтеп булмый. Димәк, җавап бирүченең: "Җырга автордашлык бүленми", - диюен дә суд кире кага. Чөнки җырның музыкасы һәм сүзләре икесе ике төрле иҗат формасын гәүдәләндерә, һәрберсе авторларның аерым иҗади хезмәте булып тора. Шуңа күрә алар аерым хокукка ия.

Гражданлык кодексының 1301 маддәсе нигезендә, әсәр авторы яки аңа хокукы булган башка шәхеснең хокукы бозылса, ул компенсация таләп итә ала. Аның күләме 10 мең сумнан 5 миллионга кадәр. Шунысы да бар: автор хокукын бозучыдан һәр очрак саен компенсация таләп итәргә хокуклы. Бу очракта Арбитраж суд Ришат Төхвәтуллинның "Тыңлачы, сандугач" әсәрен башкарырга рөхсәт алмавын раслый. Димәк, шәхси эшмәкәр Гадел Гозәеровның җырчыдан 50 мең сум күләмендә компенсация таләп итүе дә урынлы булып чыга. Әлеге әсәрне башкаруны гомумән тыю турындагы дәгъвага килгәндә, моның өчен яңадан аерым рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген җиткерә суд.

Шулай итеп, әлеге бик тә болганчык, күпме автор-композитор, җырчының башын әйләндергән мәсьәләгә күпмедер дәрәҗәдә хокукый яктан ачыклык кертелә.

ИЛДАР АГА НИ ӘЙТЕР ИДЕ ИКӘН…

Композитор Рәис Ханнанов Башкортстанның Ярмәкәй районыннан. Ул 2001 елда Илдар Юзеев белән таныша (И.Юзеев шулай ук Башкортстанның Яңавыл районыннан). Илдар ага аңа китабын бүләк итә һәм композитор берничә шигырьгә көй яза.

Хәния Фәрхи башкаруындагы "Ялгышасыз" җыры да ике авторның иҗат җимеше. Ә инде "Тыңлачы, сандугач"ны беренче булып Нәфкать Нигъмәтуллин башкара. Тик 2013 елда Рәшит Ваһапов фонды "Тыңлачы, сандугач"ны Уфа сәнгать институты студенты, Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылы егете Ришат Төхвәтуллин башкаруында өр-яңа җыр дип тәкъдим итә.

Тиздән Ришатның Казанда Рәшит Ваһапов фонды ярдәме белән зур концерты уза. 2014тә инде "Тыңлачы, сандугач" җыры Башкортстанда "Ел җыры" булып табыла. "БСТ" каналының 7 мең тамашачысы аны яклап тавыш бирә. "Уфтанма", "Килә ява бер болыт", "Озак торды атым, чапмады", "Берәү китте инде" җырлары бүген дә бик популяр. Соңгысының сүз авторы - "Акчарлак" хезмәткәре, журналистыбыз Эльмира Флүн.

Яшь җырчы Ришат Төхвә­туллин көннән-көн популярлаша. Ваһапов фонды ярдәме белән тора-бара җыр сәнгатенең иң профессиональ югарылыгына күтәрелә ул. Әмма ни сәбәпледер, фонд директоры Рифат Фәттахов белән Төхвәтуллинның хезмәттәшлеге ызгыш белән тәмамлана. Ярый, продюсер белән җырчы арасында аңлашылмаучанлык - булгалый торган хәл. Монда иң аянычы - халкыбызның йөзек кашы булган, күңелләрне тетрәндерерлек җырның талаш объектына әверелеп, бүленеп, судларда кимсетелеп йөртелүе. Мәрхүм шагыйрь үзе исән булса, бу хәлләргә ни әйтер иде икән…

СОҢГЫ СҮЗ

Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттахов арасында бу җыр өчен бәхәс инде бер елдан артык бара. Бер әңгәмәдә Ришат "Тыңлачы, сандугач"ны үзенең концертында 92 яшьлек бер әби үтенеп сорагач кына башкаруын әйтте. Инде хәзер, суд карары көченә керсә, ул Гозәеровка 50 мең сум компенсация түләячәк һәм җырны әби түгел, Путин үзе сораса да җырлый алмаячак. Башкарса, икенче юлы компенсация бәясе - 5 миллион! Ришат кына түгел,бу җырны бүген беркем дә җырлый алмый. Чөнки "Тыңлачы, сандугач" җырының музыкасына хокукны композитор Ханнанов Ришат Төхвәтуллинга тапшырган. Ә Гозәеров аны шигырь буларак үзе сәхнәдән сөйли, яисә Рәшит Сабиров кебек сүз остасына гына бирә ала… http://akcharlak.com/article/yr-k-pme-tora-yaki-rishat-t-khv-tullin-kemne-khokukyn-bozgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X