Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәркемнең хөрмәтен казанган шәхес ул

Чаллы шәһәренең «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 50нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең география укытучысы Минеева Рәйсә Мирхәт кызы турында язып үтәсем килә.

Ул 1961 елның 22 сентябрендә Актаныш районы Пучы авылында,  Мирхәт абый һәм Әлфия апа гаиләсендә, беренче бала булып дөньяга килә. Аларны авылда барысы да хөрмәт итә. Мирхәт абый электр челтәре үзәгендә җитәкче булып эшләсә, Әлфия апа гомере буе авыл почтасында хезмәт куя. Алар 5 балага, ягъни Рәйсә, Рафис, Зилә, Илгиз, Гөлнарага гомер бирәләр. Өлкән бала буларак, Рәйсә кечкенәдән үк әти-әнисе кул астында үсә. Хуҗалыктагы эшләр белән дә шөгыльләнә, энеләре һәм сеңелләренә дә күз-колак була. Мәктәптә укыган вакытта ук ул активлыгы һәм тырышлыгы белән аерылып тора. Спорт буенча да аңа тиңнәр булмый. Әле хәзер дә мәктәп елларында алган диплом-грамоталарны кадерләп саклый ул.
Актаныш районы Пучы урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Студент елларында да бик актив була: төрле спорт, мәдәни чараларда катнаша, Рәсәйнең төрле төбәкләренә экспедицияләргә йөри.
Университетны тәмамлагач, ул шушы ук уку йортының иң алдынгы студент егете Павелга кияүгә чыга. Бәхетле гаилә Пермь өлкәсенә күченеп китә, ике кыз Юлия белән Лилиягә гомер бирәләр. Анда Павел аэропортта метеорология бүлегендә җитәкче, ә Рәйсә география укытучысы булып эшли. Бу гаилә һәръяклап үрнәк булып яши.
1996 елда Рәйсә туганнарын, әти-әнисен, авылын сагынып, гаиләсе белән Чаллы шәһәренә кайтып төпләнә. Монда ул, шулай ук үзенең яраткан эшен дәвам итә.  Инде шәһәребезнең 50 нче мәктәбендә эшли башлавына да быел 25 ел. Аны коллектив та үз итә. Чөнки ул үзе дә тырыш, эшчән, таләпчән, яхшы киңәшче, башкаларга да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер тора. Аның яхшылыгы кыяфәтенә чыккан, шуңа күрә дә аның янына һәрвакыт укытучылар да, укучылар да, әти-әниләр дә бик теләп киләләр.
Рәйсә Мирхәт кызы дәресләрне кызыклы итеп, төрле яңа алымнар кулланып үткәрә. География буенча уздырылучы олимпиадаларда аның укучылары еш кына алдынгы урыннарны яулый. Бердәм дәүләт имтиханнарын да укучылар әлеге фәннән сынауларны бик уңышлы тапшыралар.
Рәйсә Мирхәт кызы – һәръяклап туганнарына үрнәк кеше. Аның кулыннан килмәгән эше юк: бәйли дә, тәмле ризыклар да пешерә, пөхтәлеге белән дә башкалардан аерылып тора.
22 сентябрьдә хезмәттәшебезгә 60 яшь тулды. Аңа корычтай ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар, тормышында бары тик якты матур көннәр генә телибез. Тормыш иптәше Павел белән кызлары-кияүләре янәшәсендә озын-озак гомерләр кичерергә насыйп булсын!

Лилия Захарова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә

2
X