Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Роспотребнадзор Чаллыда балаларның күпләп агулануы турындагы мәгълүматны кире какты

Чаллының телеграмм-каналларында балаларның мәктәп яны лагерында күпләп агулануы турындагы хәбәрне Роспотребнадзор Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә кире кактылар.

Чаллы территориаль бүлеге адресына авыру яки агулану очраклары турында ашыгыч хәбәрләр килмәгән.

«Җәйге сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү көн саен контрольдә тотыла», - дип искәрттеләр оешмада.

Мондый гадәттән тыш хәл кичә Самарада булды, дип хәбәр итте ТАСС. Шәһәрнең балалар лагерыннан медицина ярдәме сорап эчәк инфекциясе билгеләре булган сигез бала мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев