Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия Президенты хезмәт хакын индексацияләүне туктатты

Бу кемнәргә кагыла?

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүне 2025 елның 1 гыйнварына кадәр туктату турында федераль законга кул куйды. Әлеге документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган. 

Яңа канун нигезендә хезмәт хакын индексацияләүне туктату судья, прокурор, тикшерүче, депутат ярдәмчеләре һәм сенаторларга кагылачак. Үзгәрешләрнең финанс нәтиҗәсе 36 млрд сум тәшкил итә, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы.  

 Хезмәт хакын индексацияләүне вакытлыча туктату хәрбиләргә һәм көч структурасы хезмәткәрләренә кагылмаячак. РФ  Финанс министрлыгында аңлатуларынча, бу категорияләрдәгеләрнең хезмәт хакын индексацияләү мәсьәләсе аерым каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Путин Минниханов Россия Татарстан ана капиталы индексация