Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия көнендә Чаллы полициясе тыл хезмәтчәне өчен бәйрәм оештырды

92 яшьлек шәһәрдәшебезгә тантаналы итеп, карак урлаган мал-мөлкәтен кире кайтарып бирделәр.

Урлау очрагы берничә көн элек булган. Иртәнге якта олы яшьтәге шәһәрдәшебез подъезд тирәсендәге чәчәкләргә су сибәргә чыккан була. Чәчәкләр белән эшен тәмамлаганнан соң, ул үзенең пакетының юкка чыгуын сизеп ала. Пакет эчендә телефоны, акча һәм шәхси әйберләре була. Бу хәлгә кәефе киткән шәһәрдәшебез полиция хезмәткәрләрен чакырып тормый, өенә кереп китә.  
Полицияне күршеләр чакыра. Әле алай гына түгел: бераздан алар әби янына кереп, әйберләренең дә табылуы, каракның да тотылуы турында хәбәр итәләр.

Иртән, 12 июнь көнне, пенсионер әби 1нче “Автозавод” полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Бинага кереп китәр алдыннан, үзенең әйберләрен урлаган кешене дә күреп ала һәм чәчәкләргә су сипкәндә, бу адәмне күргән булуын исенә төшерә. 
Әбине күрү белән, гражданин гафу сорарга тотына. Телефон һәм башка әйберләрнең полиция бүлегендә булуы турында хәбәр итә. Шулай ук туздырырга өлгергән 1500 сумны кире кайтарып бирәчәге турында да әйтә.
Чаллының полиция бүлеге исә, үз чиратында, укытучы пенсионерны идарәгә экскурсиягә чакыра. Тантаналы итеп, музейда әбине Россия көне белән тәбрик итәләр. Шулай ук күпьеллык фидакарь хезмәте өчен идарә башлыгы Надир Закиров пенсионер әбигә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшыра. Шәһәрдәшебезгә урланган әйберләрен дә кире кайтарып бирәләр.  

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионер

2
X