Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә вакцинация турындагы сертификатның яңа формасы гамәлгә керде

Яңа документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы һәм белешмә тутырылган дата) урын алган.

Бүгенге көннән Россиядә коронавирустан вакцинация һәм кешенең әлеге чирне кичерүен раслаган сертификат формасындагы үзгәрешләр үз көченә керде.
Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат порталында октябрь ахырында чыккан иде.
Яңа документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы һәм белешмә тутырылган дата) урын алган.
Шулай ук QR-код, прививка датасы, вакцинаның атамасы һ.б. өчен дә урын бар. Сертификатка ревакцинация, медицина каршылыкларының булу-булмавы һәм кешенең әлеге авыруны кичерүе турында мәгълүмат та кертеләчәк.
Боерыкта әйтелгәнчә, документ вакцинация узгач өч көннән дә соңга калмыйча электрон рәвештә формалаштырыла. Бүгенге датага кадәр рәсмиләштерелгән барлык сертификатлар да Дәүләт хезмәтләре порталында яңадан рәсмиләштереләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: короновирус