Россиядә яңа 100 сумлыклар чыкты
Яңалыклар тасмасы

Россиядә яңа 100 сумлыклар чыкты

Ул барлыгы 20 миллион данә чыгарылган.

Үзәк банк Русиядә үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан яңа йөз сумлык чыгарды. Яңа банкнотаның алгы ягында зур җиңүләр турында хыялланучы, туп тоткан малай сурәтләнгән. Ә арткы ягында Җир шары буйлап очып баручы туп, шунда ук илебезнең чемпионат үтәчәк шәһәрләренең исемнәре язылган. Бездә яңа акча июнь азакларында әйләнешкә керәчәк. Кибетләрдә сдачага шундый купюра бирсәләр, аптырамагыз. Бу чын акча! Ул барлыгы 20 миллион данә чыгарылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча футбол

Нет комментариев