Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының үзәк китапханәсендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды - ФОТОЛАР

Гадәттә без җиде төп төс белән эш итәбез. Ә менә рәссамнар һәр төснең 50гә кадәр төсмерен тоялар икән... 

Шәhәребезнең үзәк китапханәсендә «Педагог-рәссамнар берлеге» халыкара иҗтимагый оешмасы әгъзасы Эльмира Хөсәенованың «Эхо вдохновения» дип аталаган шәхси күргәзмәсе тәкъдим ителде. Рәссамның шатлыгын уртаклашырга күренекле рәссамнар һәм сәнгатьнең бу төрен яратучылар, аның хезмәттәшләре, туганнары, укучылары җыелды.

Табигатьнең гаҗәеп матур мизгелләре. Дөнья ямь-яшелгә төренгән. Ә яшелдән тыш тагын нинди төсләр бар соң әле? Гадәттә без җиде төп төс белән эш итәбез. Ә менә рәссамнар һәр төснең 50гә кадәр төсмерен тоялар икән... 

«Эльмира Хөсәенова – зур талант иясе. Тәҗрибәле укытучыларның берсе. Аның иҗаты да үзенчәлекле. Ул татар халкының милли гореф-гадәтләрен дәвам итүче», – диләр бераваздан күргәзмәгә килгән кунаклар. 

Рәссам Чаллы шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә 1999 елдан бирле рәсем, нәкыш һәм композицияләр укытучысы булып эшли. Үзе дә шушы мәктәптә башлангыч белем алып, шәhәрнең педагогия институтында рәсем бүлеген тәмамлаган. Хезмәт юлын шушы сәнгать мәктәбендә башлап, менә инде 22 елдан артык балаларга үзенең һөнәренә мәхәббәт уята. Аның укучылары халыкара, бөтенроссия, республика һәм шәһәр бәйге-күргәзмәләрендә актив катнашып, күп тапкырлар җиңү яулаганнар, призер исемен йөртәләр. Шушы вакыт эчендә Эльмира Хөсәенова 6 чыгарылышны олы юлга озатканн. 

Бүгенге күргәзмәдә нәкыш, гамәли сәнгать, графика серияләреннән барлыгы 24 хезмәт урын алган. Эшләр төрле жанрда, төрле техникада башкарылган. Күргәзмәгә килүчеләрне аеруча май техникасы hәм сәйлән белән иҗат ителгән «День. Суета и безмятежность», «Ночь. Спокойствие и умиротворение», «Райские фрукты» рәсемнәре җәлеп итте. Шулай ук пыялада ясалган «Сөембикә» сурәте дә зур игътибарга лаек. Рәссам акварель техникасы белән дә иҗат итә. Кунаклар күргәзмә турында фикер-ләре белән уртаклашты:

– Туган көнендә оештырылган күргәзмә – Эльмира Исламовнаның үз-үзенә зур бүләге. Ул hәрвакыт үзен камилләштерә. Эзләнүчән, максатчан, иҗади шәхес буларак беләбез аны. Эшен җиренә җиткереп эшли торган мөгаллим. Ул мине үзенең укытучысы дип саный. Бергә эшләгәндә дә, мин лаеклы ялга чыккач та, әле hаман да шулай... Ул минем чигү буенча эшемне дәвам итүче дә. Үземнең чыгарылышта коллектив хезмәт белән без татар халкының милли киемен алтын җеп белән чиктек. Бу костюмны мин нәкъ менә аңа бүләк иттем. Чаллы шәhәренең Сабантуйларында кия ул аны, сәнгать мәктәбе укучылары белән чигү буенча мастер-класслар оештырып, килгән кунакларга татар халкының традицияләрен күрсәтә», – ди бүген рәссам Эльмира Хөсәенова турында аның остазы, Татарстанның Рәссамнәр берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева. 

Чыннан да, Эльмира Хөсәенованың иҗатында табигатьнең гүзәллеге, халкының бөеклеге чагыла. Әле ул безнең милләтебезне, халкыбызны тагы да югары биеклекләргә күтәрер.

Алена Фазылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев