Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Илшат Фәрдиевның кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиевнең әнисе Дөргалия Фәрдиеваның вафат булуы уңаеннан, аңа кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 яшендә вафат булды. "Хөрмәтле, Илшат Шәех...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиевнең әнисе Дөргалия Фәрдиеваның вафат булуы уңаеннан, аңа кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 яшендә вафат булды.

"Хөрмәтле, Илшат Шәех улы! Тормышыгызда иң мөһим кеше, Сезнең әниегез, Дөргалия Шәрип кызы вафат булу белән бәйле кайгыгызны чын күңелдән уртаклашам, - дип язылган телеграмма текстында. - Әни кеше дөньядан киткәч, ничә генә яшеңдә булсаң да, ятим каласың. Барыбызның да күңелендә ул мәңгегә якты йөзле, тыйнак, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче тырыш кеше булып истә калачак.

Кайгыгызны чын күңелдән уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов".

http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/03/132571/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев