Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рымтай апа: «Сәхәргә торгач, елый-елый улымның исән кайтуын телим»

«Шәһри Чаллы»дан - пятачок!» хәйрия концертына улларын, ирләрен махсус хәрби операциягә озаткан шәһәрдәшләр чакырулы иде.

Җырчы Алмаз Мирзаянов әйтмешли, «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» концерты чыннан да алтын бөртегенә тиң! Аны халык шулхәтле яратып, якын итеп кабул итте. Бу юлы да залда алма төшәр урын юк иде. Чаллыдан гына түгел, күрше авыл-районнардан да килүчеләр булды. Һәм иң кадерле кунакларыбыз – мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары.

 

«Бу бәйрәмне махсус та оештырдык. Аның үзенчәлеге шунда. Иганәчеләребез ярдәме белән залда 200гә якын мобилизацияләнгән егетнең әти-әниләре, хатыннары, балалары утыра. Аларны игътибарсыз калдырасыбыз килмәде. Дөньялар шундый авыр булган көннәрдә аларның хәлләренә кереп, ярдәм итешеп яшәргә телибез. Газиз улларын, ирләрен исән-сау көтеп алырга аларның көчләре җитсен, рухи яктан нык булсыннар. Без аларга һәрвакыт иңнәребезне куйыйк», – дип сөйләде «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы, ТРның атказанган массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Резидә Юсупова.

Яралы йөрәкләр әзрәк булса да җылылык, тынычлык ала икән, димәк, без дөрес юнәлештә. «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» концертына без чакырган һәр әни, һәр әти кеше бик теләп килде. 

Улын махсус хәрби операциягә озаткан Фәсәхәт Саттарова: «Бүген концерт алдыннан улым Руслан шалтыратты. Мине шулхәтле хөрмәтлиләр, онытмыйлар, дидем. Улым моңа бик сөенде. Үзем дә яхшы кәефләр белән килдем. Юанып кайтасым килә. Дәрт, көч табам мин. Эчәгемдә яман шеш таптылар. 2нче стадия куйдылар. Бирешмим. Барысы да яхшы булыр. Шуңа ышанам мин», – дип залга таба атлады. 

Аның артыннан ике оныгын ияртеп Рымтай апа Хәйбуллина килеп керде. Аның да йөзендә елмаю. Сөйләшә башлагач, күзләренә яшь килде. «Чакырганыгыз өчен рәхмәт. Тагын кайда күңелемне бушатыр идем?!» – ди. Өлешчә мобилизация кысаларында аның улы Рәмисне дә махсус хәрби операциягә алганнар. Өч кызы арасында ул бердәнбер улы, ярдәмчесе булган. «Әфган сугышында абыемны югалттым. Андый язмышы улыма язмасын берүк! Бик авыр миңа. Быел беренче тапкыр ураза тотам. Сәхәргә торганда елый-елый улымның хәрби операциядән исән-имин кайтуын телим. Аның белән хезмәт итүче дусларын да Аллаһ саклавын сорыйм», – ди. 

«Шулхәтле ошады. Өйдә елап ятып булмый бит инде. Кеше белән аралашырга, юанырга кирәк. Аннан соң уйлар чынга аша диләр. Яхшыга өметләнсәң, шулай була да ул. Хәрби операциядән улым яраланып реабилитациягә кайтты әле. Тәнендә снаряд кыйпылчыклары күп. Бер ай тернәкләнү үтәчәк. Чакырганыгыз өчен рәхмәт. Рәхәтләнеп ял итеп кайттым», – ди Әлфинур Татаркина.

Мобилизацияләнгән егетләрнең якыннары һәркайсы «Шәһри Чаллы» коллективына, аларга концертка билетлар алып биргән иганәчеләргә рәхмәтле. Кичәдән алар иртәгәсе көннең хәерле буласына өмет-ышаныч алып кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция