"Сабан туе гүзәле-2021" катнашучылары өчен тавыш бирү дәвам итә
Яңалыклар тасмасы

"Сабан туе гүзәле-2021" катнашучылары өчен тавыш бирү дәвам итә

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Белгәнегезчә, газетабыз сайтында шәһәркүләм “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучылары өчен актив рәвештә тавыш бирү бара. Тавыш бирү 16 июнь сәгать 12гә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйгенең төп таҗы өчен 10 асыл кыз көч сынаша. Алар – Айсылу Гыйльмуханова, Роза Әмирова, Гүзәл Гафиятуллина, Гүзәл Әгълиева, Алия Авзалова, Гүзәл Хәкимова, Ранилә Шәрифуллина, Рәзилә Сөләйманова, Индира Мөхәммәтшина, Алия Галиева. Кызлар белән газета укучыларыбызны якыннанрак таныштыру максатында, без, сайтта алар турында бераз гына булса да мәгълүмат бирергә булдык. Безнең белән калыгыз! 

Фото: rsloboda-rt.ru 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу

Нет комментариев