Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр бюджетының калган акчаларын нәрсәгә тотачаклар?

Чаллыда шәһәр Советы утырышы булды.

"Притяжение" микрорайонындагы яңа төзелгән 57нче гимназиядә чираттагы Шәһәр Советы утырышы булды. Анда барлыгы 10 сорау каралды. Шуларның берсе шәһәр бюджетының калган акчаларын куллану белән бәйле иде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова әйтүенчә, барлыгы 27 млн сум акча тотылмаган. Аның бер өлешен, 12 млн 300 мең сумны махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр, аз керемле гаиләләр, муниципаль учреждениеләрдә эшләүче шәһәрдәшләр балаларына һәм олимпиадада, бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр алуга тотарга тәкъдим ителде.

"Башка шәһәрләрдән Чаллыга килеп дәүләт медицина учреждениеләрендә эшләүче табибларга түләү өчен 10 млн 600 мең сум бүлеп бирәчәкбез. Шулай ук матбугат чараларында карарларны бастыруга 4 млн 700 мең сум тотылачак", - диде Светлана Мөлекова. 

Шәһәр Советы депутатлары әлеге тәкъдимне хуплап чыкты.

"Чаллыга килеп эшләүче һәр табибка республика 800 мең сум бирә. Шәһәр бюджетыннан моңарчы 100 мең сум бүлеп бирә идек. Мөмкинлек булгач, депутатлар белән килешеп, сумманы 2 тапкырга арттырдык, 200 мең сумга кадәр күтәрергә булдык. Башка шәһәрләрдә алай түгел", - дип өстәде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев