Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр урамнарына тагын 90 автобус чыга

Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Чаллыга тагын 90 зур автобус алыначагы билгеле булды. 

«Бүгенге көндә шәһәрнең 2, 3, 22, 26, 43нче маршрутларда 45 НефАЗ автобусы йөри. Агымдагы елның беренче яртысында – 46, икенче яртысында 44 автобус алырга планлаштырабыз. Документ эшләре тәмамлануга алар маршрутларга чыгар», – диде Наил Мәһдиев.

Мэр әйтүенчә, якын киләчәктә шәһәр маршрутларындагы «Газель»ләрне зур автобуслар алыштырачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зур автобуслар