Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия буенча иң күп машина саны - Чаллыда

Бүген Чаллы хакимиятендә юл йөрү иминлеге буенча ел йомгагы булды. Баш автоинспектор Радий Кадиков белдерүенчә, транспорт күплеге буенча шәһәр күрсәткечләре - Россиядә иң югары.

Быел Чаллыда 230 меңнән артык машина исәпләнә. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 меңгә күбрәк.  Транспорт чаралары 1 мең кешегә 431 берәмлекне тәшкил итә. Бу Россиядә иң югары күрсәткеч. Мисал өчен, Мәскәүдә - 386, Татарстанда - 352, Казанда - 362. 
 - Саннар алдамый. Игътибар итегез, 171 гектар җирдә ярты миллион кеше яши. Машиналар саны да шактый. Бу бер яктан кешеләрнең матди мөмкинлекләре булуны күрсәтсә, икенче яктан, машиналар арткач юл һәлакәтләре дә арта"- диде шәһәр мэры. - Шәһәребез тыгыз, юлларда күпме автомобиль! Юл йөрү иминлеген тәэмин итү дә күбрәк көч сорый,- дип ассызыклады ул.

Баш автоинспектор шәһәрдә электросамокатларда йөрүне алга таба да рөхсәт итмәүне сорады. 
Узган ел Чаллыда самокатлар белән юл һәлакәте булмаган. 2021нче елда электросамокатта йөргән 18 яшьлек кызның гомере өзелде. Ул аны прокатка алган булган. Әлмәттә узган ел мондый авариядә 5 бала зыян күргән. 

Электросамокатлар буенча шәһәрдә тавыш бирү уздырылган иде. 
- Кешеләрнең мәсьәләгә аек каравы сөендерде,- диде Наил Мәһдиев.-  Күп кеше Чаллыга электросамокатларны кертмәү яклы булды. Безнең шәһәр, әлбәттә, заман белән бергә атлый. Тик безнең төп бурычыбыз - балаларны саклау, диде мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев