Башка елларда гадәттә бу чорда инде кара көз башланса да, республика территориясендә җылы көннәр дәвам итә.
Татарстанда температура рекорды берничә тапкыр яңарды. Айның соңгы көннәрендә дә шундый ук һава торышы саклана. Шимбә – 31 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +9...+14 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +1...–4, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән –9 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем көтелми.
Якшәмбе – 1 ноябрьдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +7...+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +1...–4, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән –7 градуска кадәр.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында һава торышында үзгәрешләр башлана: антициклон акрынлап чигенеп, көньяк-көнбатыштан циклон үтеп керәчәк. Шуңа күрә дүшәмбе – 2 ноябрьдә урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасының +6...+11 градус булуы көтелә.
Нет комментариев