Чаллы эшмәкәре инвалид спортчыларны «Шәһри Чаллы»га яздырды
Команда республика, Россия күләм ярышларда Чаллы данын яклый.
Фәнис Сәхбиев, Альберт Җаббаров, Рамил Лотфуллин – баскетболчылар. Алар коляскалы спортчылар өчен махсус шартлар булдырылган Яр Чаллы спорт комплексында шөгыльләнә. Команда республика, Россия күләм ярышларда Чаллы данын яклый. Егетләрнең казанышлары, язмышы турында монда язган идек.
Газетада алар турындагы материал дөнья күргәннән соң шәһәрдәшебез, кафелар һәм массаж салоны хуҗасы Ләйсән Таҗиева бүләк ясарга булды - инде бер елдан артык мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез “Шәһри Чаллы” ны алды.
Рамазан аенда ул аларны 2023нче елның икенче еллыгына да яздырды. “Газеталарны вакытында китерәләр, кызыклы язмалар белән танышып барабыз. Игелекле гамәле өчен Ләйсән ханымга рәхмәтебезне җиткерәбез” диде егетләр.
Бу изге эшкә сез дә кушыла аласыз. 20нче апрельгә кадәр "Шәһри Чаллы" газетасына ташламалы язылу бара. Чәршәмбе-җомга саннары – 826,44 сум, җомга саны – 649,86 сум. Редакциядән килеп алу – 450 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев