Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

“Күз курка, кул эшли”

Физик мөмкинлекләре чикле баскетболчылар язмышлары турында сөйләде.

Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге бара. Аның кысаларында шәһәрдә төрле чаралар оештырыла. “Яр Чаллы” спорт мәктәбендә инвалидлар арасында баскетбол буенча турнир уздырылды. “Яр Чаллы” командасы Ижауның “Локомотив” спортчылары белән очрашты. 
Мин килеп кергәндә турнир башланмаган иде. Командалар күмәкләшеп уен тактикасы турында сөйләшәләр. Спортчыларның йөзендә җиңүгә омтылыш, дәрт. Аларның һәркайсы коляскада. Әмма моңа игътибар итмиләр сыман.   

 “Авыр чаклар күп булды инде”
Күзем Рамил Лотфуллинга төште. Бик аралашучан, ачык йөзле. Баскетбол белән 10 ел шөгыльләнә икән. Нинди турнирларда катнашканын санап та бетерә алмый. “Көндәшләр бүген җиңәр сыман. Безнекеләр чирләп китте”, - дип борчыла. Коляскада баскетбол уйнау кагыйдәләре ничегрәк соң дип сорагач, башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый, ди. Тупны гына өскәрәк ыргытырга кирәк. Анысына да ул күптәннән күнеккән. Рамил Лотфуллинга күп нәрсәләргә күнегергә туры килгән шул... Кайчандыр ул шофёр булып эшләгән. 
-    Травманы күптән алдым, 1994 елда. Авылда йорт салганда биектән егылып төштем. Умыртка баганасы сынды. Хастаханәдә 3 ай хәрәкәтсез яттым. Ул вакытта ике бала бар иде. Тулай торакта торабыз. Авыр булды...
Бәхетенә, шул вакытта гаиләсе, җилкәсен куярлык тормыш иптәше була. Үзе дә тырыша-тырмаша. Тернәкләнү үзәгенә йөргәндә дуслар таба. Шулай итеп спорт дөньясына кереп киткәнен сизми дә кала. Хәзер ул баскетбол белән ул профессиональ шөгыльләнә.
-    Атнага 2-3 тапкыр тренировкаларга йөрибез. Кызганыч, махсус коляскалар юк, ныклап  өйрәтерлек тренер да.

“Мин бер урында тик утыра алмыйм” 
Салават Бакиев Ижау егете. Ул «Локомотив» командасы капитаны. Аңардагы оптимизм, ихтыяр көче, тел осталыгы! Энергиясе ташып тора. 
-    Хәрәкәттә – бәрәкәт. Баскетбол белән инде 8 ел шөгыльләнәм. Минем өчен ул яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Без аралашабыз. Җиңәбез дә, җиңеләбез дә. Иң мөһиме без дә яшибез. 
Салават Бакиев 11 ел коляскада. Моңа кадәр ул эшмәкәр булган, төзелеш белән шөгыльләнгән. Бер объекттан икенчесенә скутер белән йөргәндә егылып, имгәнә.  Аны Ижауда күпләр белә. Ул инженер-механик булып эшли. Пандемия вакытында медицина маскаларын 2 тапкырга күбрәк җитештерүче җайланма уйлап тапкан. Өстәвенә, инвалидлар өчен машинага электрон багажник ясый. 
-    Инвалид коляскасын машина эченә кертүе бик уңайсыз. Ә мин аларга уңайлы мохит тудырырга булдым. Пультка гына басып, коляска машина өстенә күтәреп куела.  Барысы да автоматлашкан. Максатым - уйлап тапкан модельне серияле җитештерүгә ирешү. 
Дөрес, скутер белән фаҗигадан соң, үзендә ышаныч табу өчен аңа шактый вакыт кирәк булган. “Беренче тапкыр заводка эшкә килгәч тә, ничек эшләрмен микән, дип уйлый идем”, - ди ул. Әмма татар халкының “күз курка, кул эшли” дигән бик мәгънәле мәкале бар. Салават Бакиев кушкан һәр эшкә зур җаваплылык белән алына. Һәм үзе әйтмешли, нинди эшкә тотынса да, барып чыга.   


Баскетбол турнирында беренчелекне Ижау командасы яулады. Икенче урында “Яр Чаллы” спортчылары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы язмыш

2
X