Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз: Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.

Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Төнлә республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына – 15-20, төнлә исә яшен вакытында 23 метрга кадәр җитүе көтелә. 

Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана. Шуның аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 

 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев