Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз: кулланышта ялган акчалар йөри

Акча санаганны ярата диләр. Полиция хезмәткәрләре исә игътибарны да дип өстиләр. Сәбәбе - шәһәребездә ялган акчаларны таратучыларның активлашуы. Агымдагы елның 13 февраль көнендә генә дә шундый берничә очрак теркәлгән булган. 5000 һәм 1000 сумлык ялган купюралар белән шәһәрдәшләребезне алдаганнар. Моның турында Экче эшләр идарәсендә узган брифингта Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә...

-Барлык очраклар да Яңа шәһәр районнарындагы җир асты кичүләрендә эшләп килүче һәм шәһәребез буйлап урнашкан вак сәүдә үзәкләрендә күзәтелгән. Ялган акчалар БВ 98847 ** серияле номер астында чыгарылган. Соңгы ике саны үзгәреп торган. Шунысын да өстәр идем: ялган 5000 купюралары бик югары сыйфатлы итеп эшләнгән. Аларның чын булмавын, хәтта, инфрокызыл детектор да күрсәтә алмаган. Ялган бары тик банктагы инкассация вакытында гына ачыкланган, - дип сөйләде белгеч.
Оператив-тикшерү чараларын үткәрү нәтиҗәсендә, әлеге эшне башкаруда гаепләнүче ике ир-ат ачыкланган. Бүгенге көндә алар эзләнүдә. Егетләрнең берсенә 20-25 яшь тирәсе. Уртача гәүдәле, коңгырт күзле, озынча битле, юка иренле. Кара бәйләнгән, уртасында ак полоса булган шапкада йөри, күкрәгендә соры сурәтләр төшерелгән тукымалы кара курткада, күн кара аяк киемендә. Ялган акчага әйбер сатып алган вакытта, сатучының игътибарын сөйләшүләр, ишарәләр белән җуеп эш итәләр. Шуңа да полиция хезмәткәрләре барлык шәһәрдәшләребезне уяу булырга чакыралар.
-1000 һәм 5000 сумлык купюраларга аеруча да игътибарлы булыгыз. Акчаны кулга алу белән, иң беренчедән, аны игътибар белән карагыз. Акча тигез, сурәтләр яхшы күренергә, серияле номерлар бертөрле булырга тиеш. Бармаклар белән микроперфорация урыны буенча йөртегез. Ул тигез, сизелергә тиеш түгел. Саклау җепселләренә, төсе үзгәреп торучы гербка да игътибарлы булу сорала. Моннан тыш акча махсус хруст кебек тавыш та чыгарырга тиеш, - дип әйтте экспертиза криминалистика бүлеге башлыгы Равил Кәмәлетдинов.
Ялган акча кулыгызга килеп эләгү белән - аны полиция хезмәткәрләренә илтеп бирү кирәк. Берүк әлеге акчадан котылу максаты белән, аны сәүдә үзәкләрендә яки башка урыннарда тарата күрмәгез. Җинаять кодексының 186 матдәсе буенча, ялган акчаларны ясау, саклау, тарату яки аның буенча нидер булса сатып алу вактында тотылганда 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Иң кулай эш - 02 хезмәтенә шалтыратып, полиция хезмәткәрләрен чакырту. Сәүдә үзәкләренә исә яхшы сыйфатлы видокамералар урнаштыру һәм ике төрле детектор - ультрашәмәхә һәм инфракызылны сатып алу киңәш ителә. Әгәр дә сез ялган акча тарату очрагына юлыгасыз икән, охрананы яки сигнализация төймәсенә басып, полицияне чакыртыгыз. Акча бирүчеләрнең кыяфәтләренә, аларның авто-мототранспортына да игътибарлы булыгыз, дип киңәш итәләр полиция хезмәткәрләре.
Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев