Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Фәтхетдинов кеше концертларына йөрергә яратмый, ә бу юлы килгән…Кемгә?

Казанда Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең «Син һәм мин» исемле грандиоз концерты үтте. Тере музыка уен кораллары белән оештырылган тамаша татар эстрадасында моңарчы булмаган интерактив музыкаль шоу форматында узды. Сәхнәдәге үзенчәлекле ут бизәлеше бу матур тамашаны тагын да тулыландырды. Концертны тамаша кылырга Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова да килгән...

Казанда Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең «Син һәм мин» исемле грандиоз концерты үтте.

Тере музыка уен кораллары белән оештырылган тамаша татар эстрадасында моңарчы булмаган интерактив музыкаль шоу форматында узды. Сәхнәдәге үзенчәлекле ут бизәлеше бу матур тамашаны тагын да тулыландырды. Концертны тамаша кылырга Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Зәйнәб Фәрхетдинова да килгән иде. Салават, гомумән, концертларга сирәк йөри торган артист, шуңа күрә аны әлеге концертта күрү - зур мәртәбә. Зәйнәб ханым исә якташы Салаватка уңышлар теләп чәчәкләр бүләк итте. Тамашада шулай ук популяр артистлар Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмова, «Эссе» төркеме, Артур һәм Марат, Әсхәт Дөбер-Шатр, Рамил Шәрәпов һәм башкалар бар иде. Әйтергә кирәк, тере музыка белән концерт оештыру - һәр артистның хыялы. Шуңа да Салават белән Гүзәлемнең иҗатташ дуслары тамашаның югары дәрәҗәдә узуын ассызыклады, уңышлар һәм яңа идеяләр теләде. «Син һәм мин» җырының клибы төшерелгән «Агросәнәгать паркы» хезмәткәрләре Салават белән Гүзәлемгә каз һәм башка тәм-томнар бүләк итте. Концертны исә Салават белән Гүзәлем үзләре алып барды. - Концертны алып бару һәм җырлау кыен булмады, чөнки текст махсус безнең өчен уңайлы итеп язылды. Үзебез дә тамашачы белән аралашып ял иттек. Казанда чыгыш ясау һәрвакыт рәхәт. Безне һәрвакыттагыча җылы кабул иттеләр. Дулкынланмасак та, кайбер урыннарда сүзләрне онытып җибәрдек анысы. Ләкин бу була торган хәл. Концертка килгән барлык тамашачыларга, коллегаларыбызга, дус-туганнарыбызга бик зур рәхмәт! - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Салават Миңнеханов белән Гүзәлем.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев