Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салаватка президент аппаратыннан «телен тыярга» кушканнар

Халык артисты Салават Фәтхетдиновка «Үзгәреш җиле»н журналистларга сүгеп сөйләгәне өчен кисәтү ясалган. Аңа Татарстан президенты аппаратыннан шалтыратып ризасызлык белдергәннәр һәм алга таба «телен тыярга», башка тәнкыйтьләп йөрмәскә әйтәләр. Шуннан соң Салаватның телефоны сүнеп тора. «Халык кем яклы булыр, мәшһүр җырчы да сүз әйтә алмагач, башкалар нишли инде?» дип аптырар вакыт.

Исегезгә төшерәбез, Салават «Үзгәреш җиле» проектын, җилгә очкан акчалар проекты дип атады.

«Әгәр татар җыр сәнгатенең юлы турыга икән, без сулга, "Үзгәреш җиле" уңга китте. Ә турыга бармагач, уңга-сулга китүдән ни файда: үзгәреш юк бит.Җырлаштырып йөргәннәрне җыеп алдылар да, урыслардан режиссура куйдырдылар. Мәскәүдән, Петербурдан килеп, татарны татарча җырларга өйрәткән кешене күргәнем юк иде әле", дип гаҗәпләнде ул.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев