Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салкында машинаны җылытмый кузгалмагыз!

Машинаның двигатель әйләнеше (оборот) нормаль режимга күчсен өчен ничә минут вакыт кирәк?

Урамда һава торышы -20 градустан түбән булганда хәтта иң яхшы дигән машина мае да (үзлелеге 10W 40) куерып, кисель халәтенә килә. Шуңа да белгечләр башта машинаны җылытырга, шуннан соң гына кузгалып китәргә киңәш итә.

"Мисал өчен, 5 сәгать дәвамында салкында торып суынган автомобильнең бары 9 минут буш килеш эшләп торганнан соң гына антифризы җылына, миче эшләп китә. 15 минуттан соң гына двигатель әйләнеше (оборот) нормаль режимга күчә", - ди автомеханиклар. 

Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә транспорт чарасына җитди зыян килергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белгеч киңәше