Самбочылар сынатмый
Яңалыклар тасмасы

Самбочылар сынатмый

«Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр ТР Самбо Федерациясе Кубогына ярыштылар. Васильевода узган ярышларда 23 команда, 179 самбочы катнашты.

Турнирда «Заман» яшьләр үзәгеннән ике самбочы көч сынашты. Нәтиҗәдә Роберт Мөхәммәдиев – беренче, Данил Бабаев өченче урын алды. Алар медальләр белән бүләкләнделәр.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт

Нет комментариев